Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Пушкин бөек шагыйрь

Бөек шагыйрь А.С. Пушкинның тууына 219 ел уңаеннан 4-7 сыйныф укучылары белән “Пушкин – бөек шагыйрь” дигән әдәби чара үткәрдек.

Укучыларны бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның биографиясе һәм иҗаты турында яңа мәгълүматлар белән таныштырдым. Рус әдәбиятының кояшы булган Пушкинның туган көне Россиядә "Рус теле көне" буларак билгеләп үтелүе, Пушкинның рус әдәби теленә нигез салучы бөек шәхес булуы турында белделәр. А.С.Пушкинның китаплары белән таныштылар. Шагыйрьнең “Алтын әтәч турында әкият” дигән өзек укыдык. 7 укучы катнашты.