Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Гаилә - җылы учак

15 май – Халыкара гаилә көненә карата 4 сыйныф укучылары белән

“Гаилә – җылы учак”дигән тәрбия сәгате үткәрдек.

Максат: балаларга кешенең тормышында иң мөһиме гаилә, аның членнары арасындагы җылы мөнәсәбәт икәнен төшендерү;гаиләдәге кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Тәрбия сәгате барышында без укучылар белән гаилә ничек итеп төзелә, тату гаилә нинди була дигән сорауларга җавап эзләдек. Әти-әни пар канатлар булып, гомер юлларыннан матур итеп атлаучы гаиләләрнең балалары да бәхетле була дигән фикерне белдердек. Укучылар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр. Г.Тукайның “Безнең гаилә” дигән шигырен укыдык. Гаилә темасына карата мәкальне дәвам ит.. уены уйнатылды. Тәрбия сәгате укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.