Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Сугыш урлаган балачак

Җиңүнең 73 еллыгына карата мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызның һәйкәле янында тыл ветераннары өчен “Сугыш урлаган балачак” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә яу кырында башларын салган авылдашларыбызны искә алдык, һәйкәлгә веноклар куеды. Тыл ветераннары хөрмәтенә укучылар башкаруында шигырьләр укылды, монтаж булды. Тыл ветераннары хәтирәләрен яңартты.

Мәдәният йортында тыл ветераннары өчен чәй эчү оештырылды.