Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Нәүрүз - гасырлар бәйрәме

19- мартта - киң катлау тамашачы өчен "Нәүрүз - гасырлар бәйрәме" дигән кичә үтте.

Максат: тамашачыларны Нәүрүз бәйрәме, тарихы белән таныштыру. Яшь буынга элеккеге йола бәйрәмнәрне күрсәтү, киләчәктә дә дәвам итү.

Кичә барышында кышны озаттык, язны, Нәүрүзне каршы алдык. Нәүрүз такмаклары әйттек.  Концерт номерлары, спорт уеннары, карга боткасы , коймак белән чәй эчү оештырылды. Тамашачы күңелле ял итте. 63 кеше катнашты.