Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Без - Тукай оныклары

Библиосумерки” көненә: “Тукай яши күңелләрдә” исемле кичә

20 апрель көнне “Библиосумерки” акциясенә кушылып Күкшел авылы китапханәсендә 3-4 сыйныф укучылары белән “Без – Тукай оныклары” дигән әдәби кичә үткәрелде. Кичәнең төп максаты булып бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан тыш, шагыйрь турында белемнәрен арттыру, иҗатына кызыксыну уяту булды.

Кичә башында Г. Тукайның тормыш юлын викторина сорауларына нигезләнеп таныштык,ә иҗатын китапханәдә оештырылган “Без – Тукайлы халык” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясап таныштырды , китапларын пропагандалады. Китап укучы балалар белән “Бала белән күбәләк”, “Кәҗә белән сарык” , “Туган авыл” “әсәрләрен укыдык. Кичә ахырында “Туган тел” җырын бергәләп башкардык. Укучылар өчен кичә кызыклы һәм файдалы булды. 8 китап укучы бала катнашты.