Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Галәмгә юл

12 апрель – Бөтен дөнья авиация һәм косманавтика көненә карата 3-4 сыйныф укучылары белән “Галәмгә юл” дигән тематик кичә үткәрелде.

Максат: укучыларның космос турындагы белемнәрен арттыру.

Без укучылар белән космос, косманавтлар турында сөйләштек. Беренче космонавт кем булган? Оча торган корабль нинди булган? Космоста ничек тукланалар? кебек сорауларга җавап эзләдек. Шулай ук укучылар викторина сорауларына да җавап эзләделәр. Ракеталар ясау буенча рәсем конкурсы оештырылды. Укучылар өчен кичә кызыклы һәм файдалы булды. 8 укучы катнашты.