Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Канатлы дусларыбыз

3-4 сыйныф укучылары белән Халыкара кошлар көненә карата “Канатлы дусларыбыз” дигән тематик кичә үткәрдек. Максат: укучыларның кошлар турында белемнәрен арттыру, кошларның әһәмиятен аңлату.

Кичә барышында без укучылар белән кошлар көнен үткәрү тарихы белән таныштык. “Кошлар- безнең дусларыбыз” дигән презенатация ярдәмендә кошлар турында күп мәгълүмат алдык. Кошлар турында табышмакларга җавап эзләдек. Кош рәсемнәре ясау конкурсы үткәрдек. Кичә ахырында коәларны саклау кагыйдәләре белән таныштык. Кичә укучылар өчен кызыклы булды. 6 укучы катнашты.