Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Спорт - сәламәтлек нигезе

Язгы каникул вакытында балаларның ялларын файдалы итеп үткәрү максатыннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә төрле яшьтәге балалар белән “Күңелле стартлар” уены үткәрдек.

Уен барышында ике команда “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” командалары ярышты. Уен барышында скакалкада сикерү, эстафета, акча җыю, чүлмәк вату, йөгерү кебек уеннар уйнатылды. Фикерләү сәләтен үстерү һәм җитезлектә сынау максатыннан табышмакларга җавап эзләдек. Уеннар укучылар кызыклы һәм файдалы булды. Уен ахырында уенга нәтиҗә ясалды. 25 бала катнашты.