Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

"Минем яраткан әкият героем"

Язгы каникул вакытында балаларның ялларын күңелле итеп үткәрү максатыннан 2-4 сыйныф укучылары белән “Минем яраткан әкият героем” дигән рәсем конкурсы үткәрдек. Максат: укучыларда әкиятләргә,рәсем сәнгатенә кызыксыну уяту.

Без укучылар белән әкиятләргә күзәтү ясадык һәм укучылар үзләре яраткан әкият геройларын ясадылар. Ахырдан конкурска нәтиҗә ясалды. 5 укучы катнашты.