Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Театр - тормыш көзгесе

27 март – Халыкара театр көненә карата 4-8 сыйныф укучылары белән “Театр – тормыш көзгесе” дигән тәрбия сәгате үткәрдек. Максат: укучыларны театр, драматурглар белән таныштыру, драматургия әсәрләренә кызыксыну уяту.

Тәрбия сәгатендә без 1906 елда беренче татар театры куелганын белдек. Бу көн татар театрының туган көне дип санала.Театрга багышлап Г. Тукай язган “Театр” шигырен укыдык. Шулай ук талантлы драматурглар белән таныштык. Г. Камал татар театрына нигез салучы. Татар дәүләт академия театры аның исемен йөртә. Без укучылар белән бүгенге көндә театрда иҗат итүче артистлар белән таныштык. Шулай ук бүгенге көндә халыкны театрга тартып тора торган әсәрләр иҗат иткән күренекле драматурглар белән таныштык. Театр яхшылыкка – мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт хисе тәрбияли, яктылыкка өнди, кешене рухи яктан баета. Укучылар белән без театр, әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә зур урын алып тора дигән фикергә килдек. 8 укучы катнашты.