Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

"Без - барыбыз да балачактан"

Язучы, драматург Рабит Батуллага – 80 яшь тулу уңаеннан 4 сыйныф укучылары белән “Без барыбызда балачактан” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Максат: укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту.

Без укучылар белән язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Язучының төрле жанрдагы язган әсәрләре белән таныштык. Балалар өчен язган маҗаралы әкиятләре, хикәяләре белән таныштык. Язучының “Аю баласы Әппәс” дигән әкиятен кычкырып уку оештырылды. Әкият балалар өчен кызыклы булды. 5 укучы катнашты.