Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Су - яшәү чыганагы

22- март көнне Су көненә карата 4- сыйныф укучылары белән "Су - яшәү чыганагы" дигән тәрбия сәгате үткәрдек.

Максат: укучыларга суның тере табигать өчен әһәмиятен аңлату, суга карата сакчыл караш тәрбияләү.Дәрес барышында без укучылар белән су турында табышмакларга җавап эзләдек. Тормышта суның әһәмияте, ничек файдалану, саклау кагыйдәләре белән таныштык. Тирә ягыбыздагы сулыклар һәм аларның торышы турында сөйләштек. Татарстандагы күлләр, елгалар белән таныштык. Шагыйрь Җ. Тәрҗемановның “Йомшак су, йөгерек су” шигырен укыдык. Дәрескә йомгак ясап, су безгә яшәеш, сәламәтлек биргәненә төшендек. Суны сакларга кирәк, чишмә, инеш буйларын пычратырга ярамаганлын искә төшердек. 5 укучы катнашты.