Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Табигатьне -саклыйк

Язгы “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында Күкшел китапханәсендә 2-6 сыйныф укучылары белән “Халыкара елгалар көне ” уңаеннан “Табигатьне саклыйк!”дигән экологик дәрес үткәрелде. Дәрес барышында “Табигатьне саклау – изге бурычыбыз” дигән презентация ярдәмендә җир, су, һава аларның нилектән пычрануы, кешелекнең табигатькә булган карашын белдек. Шулай ук экологик әхлак кагыйдәләре белән таныштык. Үзебезнең җирлектәге елгалар, аларның чисталыгы турында фикер алыштык. Елгалар турында табышмакларга җавап эзләдек. Дәрес укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. 3 укучы катнашты.