Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Әкиятләр иленә сәяхәт

Халыкара туган тел көненә карата 2- сыйныф укучылары белән "Әкиятләр иленә сәяхәт" дигән әдәби кичә үткәрдек.  

Максат: Укучыларны туган тел көне белән таныштыру, татар телендә әкиятләр уку.

Без укучылар белән татар халык иҗаты һәм аның төрләре белән таныштык. Татар халык иҗатында укучылар тарафыннан яратып укыла торган әкиятләр темасын сайладык. "Кем нәрсә ярата", "Калач" дигән әкиятләрне укып, фикер алыштык. УКучылар өчен кичә кызыклы һәм файдалы үтте. 5 укучы катнашты.