Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Муса Җәлил - патриотик шагыйрь

16 февральдә 4 - сыйныф укучылары белән “Муса Җәлил –патриот шагыйрь” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрдем. М.Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышланган әлеге дәрестә укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында мәгълүмат алдылар, китаплары белән таныштылар. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы, туган илгә хөрмәте, балалар өчен язган шигырьләре белән таныштырдым. Балалар аның шигырьләрен укыдылар. “Муса Җәлил татар халкының бөек улы, герой шагыйрь” дигән китап күргәзмәсе һәм “Муса Җәлил иҗаты” дигән презентация белән таныштылар. 8 укучы катнашты.