Муса Җәлил - балалар дусты
12 - февраль көнне герой - шагыйрь Муса Җәлилнең -= тууына - 110 ел уңаеннан "Муса Җәлил - балалар дусты" дигән тәрбия сәгате үткәрелде.
Максат: укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, туган иле өчен күрсәткән батырлыклары белән таныштыру. Укучыларда батырлык хисләре, туган илне якларга, сакларга, намуслы булырга өндәү.
Кичә барышында "Муса Җәлил - герой шагыйрь" дигән презентация карадык, тормыш юлы белән таныштык, шигырьләрен укыдык. Викторина сорауларына җавап эзләдек. "Моабит дәфтәрләре" шигырьләре турында сүз алып бардык. 5 китап укучы катнашты. Тәрбия сәгате укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Герой шагыйрь турында күп мәгълүмат алдылар.