"Без төрле, әмма без бергә"
"Көзге мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында 5-7 сыйныф укучылары белән "Без төрле, әмма без бергә" дигән әңгәмә үткәрдек. Максат: укучыларга толерантлык төшенчәсен аңлату, тынычлыкка омтылу, кеше хокукларын яхшы белү, хезмәттәшлек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Әңгәмә барышында без нинди генә очракта, кем булуга карамастан бер - береңә ярдәмчел, ихтирамлы булырга кирәклеге турында сүз алып бардык. 3 укучы катнашты.