Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Сөмбелә - уңыш бәйрәме

3-4 сыйныф укучылары белән көн белән төн тигезләшкән чор, көзге муллыкны бәйрәм итү уңаеннан   "Сөмбелә - уңыш бәйрәме" дигән тематик кичә үткәрдек.

Максат: укучыларны Сөмбелә бәйрәме тарихы белән таныштыру,көз,уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен арттыру, татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Кичә барышында укучылар белән Сөмбелә бәйрәмеүткәрү тарихы белән таныштык. Көз, яшелчәләр турында табышмакларга җавап эзләдек. "Җиләк - җимеш, яшелчә" дигән рәсемнәрне кулланып,  яшелчәләрнең файдалы үзлекләре турында белдек. Укучылар үзләре яшелчәләрне кулланып эшләгән кул эшләре алып килделәр.  Кичә укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. 7 укучы катнашты.