Дару үләннәре - алтын бөртекләре
Максат: укучыларны дару үләннәре, киптерү, куллану кагыйдәләре белән таныштыру.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Без укучылар белән "Дару үләннәре - алтын бөртекләре" дигән презентация ярдәмендә дару үләннәре, файдалы үзлекләре белән таныштык.Шулай ук җиләк - җимеш, яшелчәләрнең дә файдалы үзлекләре турында белдек. Боларның барысы да безгә табигать биргән хәзинә икәненә төшендек. 2-4 сыйныфтан 8 укучы катнашты.