Җан азыгы китап
1-4 сыйныф укучылары белән "Җан азыгы китап" дигән китапханә сәгате үткәрдек. Максат: укучыларда матур әдәбияткә
кызыксыну уяту , тел байлыкларын арттыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү.
Без укучылар белән әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр, җырлар, бәетләр, аш - су турындагы әдәбият белән таныштык. Табышмакларга җавап эзләдек, мәкальне дәвам ит.. уены үткәрдек, аш - су китабыннан ризык әзерләү серләре белән таныштык. Мин китап укып нәрсәгә өйрәнәм дигән сорауга җавап эзләдек. Дәрес ахырында китап саклау кагыйдәләрен искә алдык. Дәрес укучылар өчен кызыклы булды. 10 укучы катнашты.