Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Табигать - туган йортыбыз

Экология елы уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары белән "Табигать - туган йортыбыз" дигән экологик викторина үткәрдек. Максат: укучыларда кече яшьтән табигатькә карат  сакчыл  караш тәрбияләү, экология турында аңлату.

Без укучылар белән табигатьне саклау кагыйдәләре, кошлар, хайваннар турында викторина сорауларына җавап эзләдек. "Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы" дигән презентация ярдәмендә укучылар экология турында  белемнәрен арттырдылар.Иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан рәсемнәр ясадылар. 10 укучы катнашты.