Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Россия - бөек дәүләт

Россия көненә карата 1-7 сыйныф укучылары белән "Россия - бөек дәүләт" дигән тәрбия сәгате үткәрдек. Максат: укучыларда  туган илебезгә карата мәхәббәт , горурлык хисләре тәрбияләү. Россиянең зур дәүләт икәнен аңлату. 

Кичә барышында без укучылар белән "День России - 12 - июня" дигән презентация карап илебезнең символлары һәм гимн белән таныштык. "Я гражданин России" дигән китапны кулланып викторина сорауларына җавап эзләдек. Укучылар өчен дәрес файдалы һәм кызыклы булды, бөек дәүләтебез турында белемнәрен арттырдылар. 8 укучы катнашты.