Тарихыбызны саклыйк
Язгы мәрхәмәтлелек кысаларында Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә карата 3-7 сыйныф укучылары белән авылдагы батырлар хөрмәтенә төзелгән һәйкәл янына бардык.
Максат: укучыларны бабаларыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән һәйкәлләрне сакларга, тәртипкә китерергә өндәү.
Без укучылар белән һәйкәл янын себердек, балалар һәйкәлдән үзләренең бабайларының исемнәрен табып горурландылар.