Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Наркотик - ак үлем

Наркотиклар каршы көрәш ункөнлегендә 3-7 сыйныф укучылары белән "Наркотик - ак үлем" дигән тәрбия сәгате үткәрдек. Максат: укучыларда наркотиклар һәм аның фаҗигасе турында аңлату, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү.

Без укучылар белән  "Без наркотикларга каршы" дигән рәсем конкурсы үткәрдек. "Замана әфатеннән сакланыйк" дигән презентация карап, наркотикларның төрләре һәм кеше өчен зыяны белән таныштык. Викторина сорауларына җавап эзләдек. Укучылар бу дәрестә наркоман, наркотиклар турында белемнәрен арттырдылар. 7 укучы катнашты.