Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Без - Тукайлы халык

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 еллыгына карата киң катлау тамашачы өчен "Без Тукайлы халык" дигән әдәби - музыкаль кичә үткәрдек.Кичә мәдәният хезмәткәрләре белән бергә мәдәният йортында үткәрелде.

Кичәнең беренче өлешендә 3 - сыйныф укучылары "Аулак өй" күренешен күрсәттеләр. Алар элеккеге йола уеннарны: кич утыру, назалы, йөзек салышлы уеннарны бик кызыклы итеп күрсәттеләр.

Кичәнең икенче өлеше бөек шагыйрь Г. Тукай иҗатына багышлап үткәрелде. Мин тамашачыларга "Без Тукайлы халык" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, дәртле биюләр, матур җырлар да булды. Кичәне шагыйрьнең гимнга әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамладык. 60 кеше карады. 25 кеше катнашты.