Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Каһарман шагыйрь Муса Җәлил"

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел уңаеннан 3-4 сыйныф укучылары белән "Каһарман шагыйрь Муса Җәлил" дигән тәрбия сәгате үткәрдек.

Максат: укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту.

Тәрбия сәгате барышында  без укучылар белән шагыйрьнең тормыш юлы белән танышу өчен"Татар халкының каһарманы Муса Җәлил" дигән презентация карадык.Балалар өчен язган шигырьләрен укыдык.  Тәрбия сәгате балалар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Герой шагыйрь турында белемнәрен арттырдылар. 10 укучы катнашты.