Кошкинская сельская библиотека - филиал № 20

Җырларыңда - гомерең дәвамы

Сара Садыйкованың 110 еллыгына киң катлау тамашачы өчен, "Җырларыңда гомерең дәвамы" дигән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында Сара Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу өчен презентация курсәтелде, "Сагыналар сине якын дуслар... "  дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә барышында композиторның халык күңеленә кергән куп кенә матур җырлары җырланды. Тамашачы  композитор турында күп мәглумат алып истәлекләрен яңартып утырдылар. Килгән кунакларга кичә бик ошады. 80 кеше карады.