Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт
Күкшел балалар бакчасында йөрүче кече яшьтәге балалар өчен "Внемание дети" акциясе кысаларында "Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт" дигән тәрбия дәресе үткәрелде.
Максат: балаларны кече яшьтән юл кагыйдәләре белән таныштыру, юлда йөргәндә игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Без балалар белән автобуста барганда үз - үзеңне тоту кагыйдәләре, сфетовордагы төсләр белән таныштык. Юл билгеләре жетоннары белән лото уены уйнадык. Балалар өчен тәрбия дәресе кызыклы һәм файдалы булды. 18 бала катнашты.