Туган җирем - Татарстан
Команда Татарстан проекты буенча 2-5 сыйныф укучылары белән "Туган җирем - Татарстан" дигән тәрбия сәгате үткәрдек.
Максат: укучыларны Татарстанның символлары, гимны, истәлекле урыннары белән таныштыру. Республикабыз турында белемнәрен арттыру.
Тәрбия сәгате барышында без "Туган җирем - Татарстан" дигән презентация ярдәмендә республикабызның символлары белән таныштык. "Мавыктыргыч Татарстан" китабы белән танышып, андагы биремнәрне чиштек. Тәрбия сәгате укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. 8 укучы катнашты.