Ново-Сардекская сельская библиотека - филиал № 2

"Сәнгәтьле уку"

    14 мартта Яңа Сәрдек китапханәсендә “Сәнгатьле уку” конкурсы үткәрелде.4 сыйныф укучылары белән Л. Н. Толстойның биографиясе белән таныштык,аның “Арыслан белән Эт” дигән хикәясен укыдык, “Три медведя” әкиятен рольләргә бүлеп укыдык.Бу конкурсның максаты – сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру,хайваннарга карата сакчыл караш,мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.Соңыннан укучылар үзләренең дүрт аяклы дуслары турында сөйләделәр.Конкурста барлыгы 8 укучы катнашты.