Ново-Сардекская сельская библиотека - филиал № 2

Сильные духом

    2 февральдә “Сильные духом:читаем книги о разведчиках и партизанах” дигән акция кысаларында “Батырларга мәңгелек дан!” дип аталган күргәзмә төзелде.Бу чарада 4 сыйныфтан 6 укучы катнашты.Бу көнне Л. Т. Космодемьянскаяның “Повесть о Зое и Шуре” дигән китабы кычкырып укылды.Авторның балалары Бөек Ватан сугышында туган җиребезне дошманнардан һәм фашизмнан саклаганда батырларча һәлак булганнар.Китапта Зоя һәм Шураның балачаклары,үсмер чаклары язылган.Бу чараның максаты-Бөек Ватан сугышы батырлары алдында баш ию,батырлыкларын олылау,патриотизм хисләре тәрбияләү.