Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

"Игелек кылып яшик"

   22 декабрь Манзарас авылы китапханәсендә "Игелек кылып яшик" дигән темага әдәби -музыкалҗ кичә үткәрелде. Кичәгә тумыштан гарип балалар әниләре белән шулай ук хезмәт юлында гарип калган апалар чакырылды. Кичәгә ямь өстәп мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Кичә барышында һәр ана үзенең баласы белән таныштырды, Мөслимә апа Багаманова үзенең шигырләре белән, ә Степанова Райхана малаеның иҗат җимешләре белән таныштырды. Кичә бик күңелле, эчтәлекле, бик матур булды.