Татар язучысы Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз
"Әйтелмәгән васыять", "Кем җырлады" , "Бер генә сәгатькә" , " Ялгызлык" , "Матурлык ", "Гөләндәм туташ хатирәләре" әсәрләренең эчтәлеген белеп үзара фикер алыштык. Аның әсәрләре тормышчан , ягъни халык тормышының бик әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрү ягы белән аерыла. Аларда берсеннән- берсе матур, шул ук вакытта бер-берсенә охшамаган, кабатланмас вакыйгалар сүрәтләнә.