Каенсарская сельская библиотека - филиал № 16

“Кем булырга”

Һөнәр сайлау – кешенең киләчәктәге язмышын хәл итүче факторларның иң мөһиме. Укучыларга киләчәктә “Кем булырга” дигән сорауга җавап табуда ярдәм итү , тормыштагы үз юлларын табарга булышу максатыннан Каенсар авылы китапханәсендә ”Алда йөз юл- кайсын сайларга?” дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда төрле һөнәр ияләренә багышланган китаплар урын алды. 9-11 сыйныф укучылары белән бергә әлеге күргәзмәгә обзор ясалды, китаплар тәкъдим ителде.