Каенсарская сельская библиотека - филиал № 16

“Табигатьне саклыйк”

Каенсар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Табигатьне саклыйк»  сыйныф сәгате үткәрде. Әлеге дәрес Экология елы уңаеннан оештырылды. Аның максаты балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү иде. Экологиягә багышланган әңгәмәдән соң, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде, табышмакларга җаваплар табылды. Укучылар “Табигать - тиңсез хәзинә” дигән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.