Искеюртская сельская библиотека - филиал № 15

"Кошларга ярдәм ит"

Иске-Йорт күчмә китапханәсе Янсыбы балалар бакчасында кунакта булды. Алар белән берлектә язның нинди матур ай икәнен сөйләштек. Яз җиткәч күчмә кошлар үзләренең туган якларына кайталар. Беренче булып кара каргалар очып килә, кайтуга оя ясый башладылар. Тиздән балалары да чыгар. Алардан соң сыерчыклар күренә башлый, ә алар кешеләр ясаган ояларга кереп оялыйлар. Санитар- экология икеайлыгы белән беррәттән, Татарстанда "Эковесна" республика конкурсы старт алды. Бездә шул "Кошларга ярдәм ит" этабына кушылып сыерчык оясы ясап элдек. Без кошларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә тиешбез. Алар безнең дусларыбыз булып яшәсеннәр. Безнең якның тәбигате бик матур. Шуңа күрә кошларда да бик күп.