Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Җиңү кайтавазы мәңгелек!

"Җиңү кайтавазы мәңгелек!"
Бөек Ватан сугышы һәр гаилә тормышына үзенең эзен салып калдыра:якыннары сугыш кырында ятып кала,яраланып кайтучылар да, күкрәкләрен орден-медальләр белән каплап,җиңү белән кайтучы авылдашларыбыз да бар.Авылыбызда сугыш ветераннары юк инде,әмма авылдашларыбыз турында хәтер бар,истәлекләр бар, сүрәтләр бар.Җиңү көннәрендә истәлекләр белән кызыксынучылар аеруча арта.Бүген китапханәбездә "Җиңү кайтавазы мәңгелек!" дип аталган очрашу-әңгәмә булып үтте.