Центральная библиотека

Әдәби- музыкаль кичә “Бәхетле булыйм дисәң...”

Буа Үзәк китапханәсендә  язучылар белән очрашулар даими үткәрелеп тора.

Шундый очрашуларның чираттагысы 10 апрель көнне С.Сөләйманова исемендәге кызыксындыру бүләгенә ия булган,  “Ел китабы – 2014” Республика конкурсында  “Мин гашыйк булдым” китабы “Балалар әдәбияты” номинациясендә беренче урынга  лаек булган, “Казан утлары” җурналының бүлек мөдире, “Мәйдан” журналының җаваплы сәркатибе, язучы, драматург, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева белән узды.  Очрашуда язучы үзенең китапларының язылу тарихы, аларның геройлары турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Төп игътибар танылган җырчы Хәния Фәрхи истәлегенә багышлап язылган  “Хәния” китабына бирелде.  Чара музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды, “Бәхетле булыйм дисәң...” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.