Центральная библиотека

Әдәби- музыкаль кичә “Очкын булып оча шигырьләрем”

21 февраль туган тел көнендә Буа Үзәк китапханәсендә язучы Гөлнур Айзат белән очрашу кичәсе  узды. Кичәдә 1 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Гөлнур Хәлиловна үзенең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырып узды, кызыклы вакыйгалар сөйләде. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Чара язучының сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды. Кичәгә “Очкын булып оча шигырьләрем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.