Центральная библиотека

«Мәңге яши ул безнең куңелләрдә» әдәби- музыкаль кичә

29 гыйнвар көнне Буа Үзәк китапханәсендә  якташыбыз  Данис  Хабибуллинга 80 яшь тулу уңаеннан «Мәңге яши ул безнең куңелләрдә» дип исемләнгән  әдәби- музыкаль кичә узды. Чарада шагыйрьнең кызы Гөлнара, дусты Нуруллин И., хезмәттәше Миңнуллина Ә. катнаштылар. Китапханәчеләр Хайруллина З., Закирова Р. шагыйрьнең  биографиясе, иҗаты белән таныштырдылар. Шәһәребезнең 2 лицееның 7 сыйныф укучылары язучының шигырьләрен укып киттеләр. Кичәгә «Мәңге яши ул безнең куңелләрдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды.