Центральная библиотека

Укучылар конференциясе

7 сентябрь, «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дага» халыкара сәнгать фестивале кысаларында Үзәк китапханәдә Зиннур Хөсниярнең «Хур кызлары» романына багышланган укучылар конференциясе узды. Сәламләү сүзе белән үзәк китапханә директоры Фаткуллина Илүзә Җиһангир кызы чыгыш ясады. Зиннур Хөснияр «Хур кызлары» романының төп идеясе белән таныштырды, ул җирдә булган матурлыктан гыйбарәт, ә бу матурлыкны безнең татар кызлары йөртә, диде автор. Ул көндәлек кыенлыклар, илдә булган төрле тәртипсезлекләр аркасында бу матурлыкны югалта алабыз дип борчылуын белдерде. Аны күрү һәм сизү мөһим булуын ассызыклады. Чара барышында яшь татар таланты Камиль Валиев үзенең матур җырларын бүләк итте. Очрашу вакытында катнашучылар роман турында үз фикерләрен әйтеп кенә калмыйча, әсәрдә яктыртылган күп кенә сорауларга җавап табарга тырыштылар.