Центральная библиотека

“Гомер юлын җырлап узсам иде» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә

21 нче февраль көнне Буа үзәк китапаханәсе, район мәдәният йортында җирле шагыйрә, мөгаллимә, “Ак калфак” оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Гөлнур Айзетулловага- 60 яшь тулу уңаеннан- “Гомер юлын җырлап узсам иде» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде.

Кичәгә килүчеләрне "Гөлҗамал" ансамбле, Үзәк китапханә оештырган күргәзмә каршы алды. Юбилярны район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Буа якташлар җәмгыяте әгъзалары, Апас районыннан, Казаннан килгән кунаклар котлады. 500дән артык җыр авторы булган 8 китап чыгарган шагыйрәне җырлар башкаруы белән дә сәламләделәр.