2016 нчы елның 10нчы февралендә Адав-Толымбай авылы китапханәсендә язучы, тәрҗемәче, мөхәррир, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Сәләх улы Шәмсинең туган көне - 70 яшьлегенә карата аның “Җәяүле буран” исемле китабы буенча әңгәмә һәм фикер алышу чарасы уздырылды.

2016 нчы елның 10нчы февралендә Адав-Толымбай авылы китапханәсендә язучы, тәрҗемәче, мөхәррир, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Сәләх улы Шәмсинең туган көне - 70 яшьлегенә карата аның “Җәяүле буран” исемле китабы буенча әңгәмә һәм фикер алышу чарасы уздырылды. Кичәне оештыручы һәм алып баручы авыл китапханәсе китапханәчесе Кәримова Алсу Равил кызы Солтан Шәмсинең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен таныштырды. Китапта урын алган әсәрләрнең эчтәлеге буенча авыл яшьләре тарафыннан төзелгән презентация күрсәтелде. Яшь җырчылар башкаруында җырлар тыңланды, чарада катнашучылар сорауларга төгәл җавап бирделәр, үзләренең белем дәрәҗәсен сынадылар.”Табигатьнең газиз баласы” хикәясендәге Гаффә карчык образын үзебезнең авыл карчыгы мисалында чагыштырып күрсәттеләр.

Яшьләргә язучы Солтан Шәмсинең әсәрләре гади телдә, аңлаешлы итеп язылганы бик ошады.