Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:”Бөек драматург, артист”

15 сентябрь көнне татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тула. Аның әдәби мирасы, бигрәк тә сәхнә әсәрләре сәхнәдә яшәүләрен дәвам итәләр. "Сүнгән йолдызлар", "Американ", "Җилкәнсезләр", "Зәңгәр шәл" кебек әсәрләре бүген дә театр тамашачысына көчле тәәсир ясый, уйландыра. Аксу авылы китапханәсендә аның юбилеена багышлап китап күргәзмәсе оештырылды.”Бөек драматург, артист” темасы астында алынган күргәзмәдә Кәрим Тинчуринның китаплары, аның турында газета-журнал битләрендә чыккан материллар урын алды.