Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе: "Буа ягым-тау ягым, якты янсын маягың".

Буа - Татарстан шәһәре, Буа районы үзәге. Шәһәр статусын 1780 елда алган. 1920 елда шәһәр өяз белән бергә ТАССР составына керә. 1920-30 елларда ТАССРның Буа кантоны, 1930 елның 10 августыннан Буа районы үзәге.

Быел 15 сентябрьдә Буа шәһәренә 242 ел ,ә район оешуга 92 ел тула.Шул уңайдан   китапханәдә "Буа ягым-тау ягым, якты янсын маягың!" темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шәһәребезнең тарихын , Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызның батырлыгын чагылдырган китаплар урын алды. Шулай ук күргәзмәгә якташ һәм җирле  язучыларыбызның китаплары да куелды.