Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Хәтер сәгате: "Беслан фаҗигасе кабатланмасын!"

3 сентябрьдә илдә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Моннан 18 ел элек Беслан шәһәрендә булган аяныч вакыйгалар хәтерләрдән җуелмый.

   2004 елда Белем көненә багышланган тантана вакытында террорчылар, Беслан мәктәбен тоткынлыкка алып, 1116 кешене өч көн буе ябып тотты. Теракт вакытында 314 кеше, шул исәптән 186 бала үлә, 783 кеше тән җәрәхәтләре ала.

  Бу вакыйгалардан соң инде унсигез ел вакыт үткән. Яңа уку елы җиттеме, шушы коточкыч җинаятьне искә алабыз. Хәер, бу хакта онытканыбыз да юк. Быел 3 сентябрь көнне террорчылык корбаннарын искә алу максаты белән “Беслан фаҗигасе кабатланмасын!” темасы астында укучылар белән хәтер сәгате  уздырылды.