Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:"Үлемсез каһарманлык: Җәлил-җәлилчеләр”

 Җәлилчеләр - Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә гильотиналау аркылы һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше. 1944 нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга — палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр!

 Җәлилчеләрне искә алу көненә карата китапханәдә “Үлемсез каһарманлык: Җәлил-җәлилчеләр” темасына китап күргәзмәсе оештырылды.