Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Мәгълүмат сәгате:«Терроризмга каршы бергәләп»

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлеге кысаларында 8 нче август көнне Аксу авылы китапханәсендә «Терроризмга каршы бергәләп» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара барышында китапханәче «терроризм» сүзенең мәгънәсе, аның төрләре һәм максатлары турында сөйләде.Укучылар җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту  кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук бу көнне күргәзмә дә тәкъдим ителде, аның материаллары терроризмның нәтиҗәләре, корбаннары һәм катгыйлыгы турында җентекләп белергә мөмкинлек бирә.