Энтугановская сельская библиотека - филиал № 43

Нәүрүз бэйрэме

21нче март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Иске календарь буенча ул Яңа ел бәйрәме.                    Нәүрүз көннәрендә йортан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Бу эшне бик кызыксынып укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмакларын укып, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп, үзләренә күрә күңел ачып йөргәннәр.
Яз килүенә шатлану, салкын кышлар белән саубуллашу, авыл халкының күңелен күтәрү гореф-гадәте булган.           Без дә,22 нче март кенне мәдәният йорты алдында бергәләшеп шушы бәйрәмне бәйрәм иттек! Бергәләп уеннар, җыр-биюләр белән күңел ачтык!