"Авыл көне"
8 июль көнне Шәйморза авылында мәдәният хезмәткәрләре оештыруы буенча "Авыл көне" үткәрелде. "Туган авылым Шәйморза" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәбезненң төп оештыручысы авылдашыбыз Марс Алиев чыгыш ясады. Ветераннар Каюмов Х.К., Акмалетдинов Ф.А. авыл тарихын искә алып сөйләделәр. Авыл үзешчәннәре, Буа театр артистлары авылдашларны күңелле ял иттерде.